Бүген, 6 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Районнарның күпчелегендә бераз яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк, урыны белән аның тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +13…+18 градус тәшкил итәчәк, көндез +18…+23 градуска кадәр җылытачак.
Нет комментариев