Районыбызның Иске Арыш авылында туып үскән Раиф Гайнетдиновның махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары турында ишеткәч, аның белән элемтәгә чыгарга булдык.
Ралиф белән Миләүшә Гайнетдиновлар гаиләсендә ул икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән ул мөстәкыйллекне ярата. Үз туган авылында мәктәпне тәмамлагач, укуын Казан автотранспорт техникумында дәвам иттерә. Әмма, аны тәмамларга өлгерә алмый, аны хәрби хезмәткә чакыралар. Шулай итеп ул яхшы хәрби хәстәрлекне илебез башкаласы Мәскәү өлкәсендә алып кайтып укуын тәмамлагач кабат шунда китеп бай хезмәт күнекмәсенә ия була.
Күңелен биреп, тырышып эшләп йөргәндә илебездә хәрби операция зонасына мобилизация башлана, күп кенә иптәшләре белән аны да хезмәткә чакыралар. Ул анда ике елдан артык хезмәт итеп үз алдына куелган бурычларны күңелен биреп башкара. Бу хакта Раиф үзе ачылып китеп сөйләшергә яратмый. Кем генә аның хәле белән кызыксынса да, аның җавабы кыска - “барысы да тәртиптә” дип җавап кайтара.
Ул кечкенәдән ярдәмчел, кешелекле, тәртипле булып үсә. Чөнки әти-әнисе шундый тәрбия бирә. Бергә хезмәт иткән егетләрдән дә аның хакында бары уңай фикерләр генә ишетеп була.
Яраланып хәрби госпитальгә эләккәч тә Раиф күңелен төшенкелеккә бирдерми, иң мөһиме баш исән булсын, дип якыннарын тынычландыра.
Раиф әти-әнисе янына протез аягы белән кайтып төшсә дә үзен эшсез утыруны күз алдына да китерә алмый .
Элеккегечә үк хуҗалык эшләрендә булышып, әти-әнисенә ярдәм күрсәтеп яшәвен дәвам итә.
Өйдә вакыт акрын уза дип Раиф вахта белән эшкә экскаваторчы таләп ителүе хакында ишетеп шунда эшкә урнаша. «Бергә хезмәт иткән егетләре белән ул һәрвакыт элемтәдә тора. Күңеле, уйлары белән ул һәрвакыт алар янында»,-ди әнисе Миләүшә. Раифнең шундый көчле рухлы, тырыш егет булып калуы безне дә сокландырды. Без аңа киләчәк тормышында бары уңышлар һәм нык сәламәтлек теләп калабыз.
Идрис Амитов
Нет комментариев