Тырыш һәм тыйнак яшәешләре, куйган мактаулы хезмәтләре белән дан тоткан гаиләләрнең күп булуы сөендерә.
Әле шушы көннәрдә генә үзләренең гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үткән Бегуновларны районыбызда белмәүчеләр сирәктер. Икесе дә алар район үзәгендә танышып кавышканнар.
Шомбыт авылында туып үскән Нинаның мәктәпкә керер алдыннан гына аягын авырттырып ярты елга якын Котлы Бөкәш хастаханәсендә дәваланып чыгуы, аның күңелендә бу хезмәткә зур хөрмәт һәм мәхәббәт уята. Укуын тәмамлап кая барырга, дип аптырап йөрми ул, шәһәрдән кунакка кайткан апасы аны үзләренә чакыра. Шулай итеп ул сыйныфташ иптәш кызлары белән Яшел Үзән медицина училищесына юл тота.
Таныш булмаган калада ул яшәү урыны эзләп йөрми, апасы аны үзләренә фатирга кертә. Студент елларында авылдан ярдәм көтеп тормыйча ул төннәрен хастаханәдә эшләвен дәвам иттерә. Кулына диплом алгач районыбызга эшкә кайткан кызны бала тудыру бүлегенә билгелиләр.
Ул чорларда эшләүче яшьләргә тулай торак булмаганлыктан, аны үзәк хастаханә янәшәсендәге Валентина белән Михаил Фирсовларның ишле гаиләсенә фатирга урнаштыралар. Аңа берничә ел дәвамында төнге сменага калып эшләргә дә туры килә. Эш урынында җитди һәм катлаулы хәлләр булса да сер бирми кыз.
Проблеманы хәл итү юлын таба белә, ә инде көтмәгәндә һәм уйламаганда күп кан югалткан авыруга еш кына үзе донор ролен үти. Бу изге гамәлләрне студент елларыннан аның теләп башкаруы сәламәтлегенә дә зур зыян салмый. Аннары кан тапшырган өчен укыганда яисә эш урыныннан өч көн ял бирүләре дә бик ярап куя аңа.
Еш кына ул әнә шундый ялларында кайтып әти-әнисенә булышып өлкәннәрне сөендерә яисә якыннары-туганнарының күңелләрен күрә. Шулай итеп ул 40 тан артык кешегә үз канын биреп, күпләрнең гомерләрен саклап кала. Әмма, бу хакта берәүгә дә сөйләргә яратмый, донор таныклыгы алуны да кирәксенми.
Хастаханәдә ул балалар һәм хатын-кызлар консультацияләрендә җаваплы хезмәтләр башкара. Ә инде киң күңелле, ярдәмчел Фирсовларда яшәвенең файдасы тия аңа. Ул анда якын туганы урынына торырлык кызлары белән дуслаша һәм үзенең булачак тормыш юлдашын да шунда очрата.
Янәшәләрендә генә гомер кичергән тырыш, хезмәт сөючән һәм бик тә ярдәмчел егет Анатолий Бегунов аның күңеленә кереп лаеклы үз урынын алуга ирешә. Ә бу вакытларда инде егет Төньяк диңгез флотында хәрби хезмәттән кайтып, район “Сельхозтехника” берләшмәсендә автомашинада хезмәт куя башлый.
Аңа яңа «ГАЗ-51» автомашинасын тапшыралар. Ул берничә иптәше белән колхоз-совхозларда терлекчелек фермаларындагы механизмнарга хезмәт күрсәтә. Аннан соң кул эшен яхшы белгәнлектән аны төзелеш бүлегенә күчерәләр. Шулай итеп ул үзенә йөкләнгәнне сыйфатлы итеп башкарып , берсеннән-берсе катлаулы объектларны сафка бастыруда катнаша.
Җитәкчеләре өметле һәм булдыклы хезмәткәр гаиләсен хастаханәдән ерак булмаган урында гына бер дигән аерым йорт биреп сөендерә. Алар гаиләләрендә малай белән кыз тәрбияләп үстерәләр.
Тик ни кызганыч, уллары гына көтмәгәндә фаҗигале төстә вафат була, алмашка аның улы үсә, еш кына әнисе белән килеп ул әби-бабасының хәлен белешеп, хуҗалык эшләрендә булыша.
Ярты гасыр бер-берсен күз карашыннан аңлап яшәүче бу күркәм гаиләнең тормышлары да матур һәм җитеш.
Без аларга киләчәктә дә тигез тормыш һәм сәламәтлек теләп калабыз!
Нет комментариев