Нәниләр ышанычлы кулларда
Җәмгыять

Нәниләр ышанычлы кулларда

Котлы Бөкәш авылы уртасындагы “Дуслык” балалар бакчасында эшләүчеләрнең хезмәте белән якыннан танышу теләге күңелемдә инде күптәннән туган иде.

 Юл уңаена  әлеге бакча коллективының көндәлек тормышларын  күреп, алар белән аралашып чыгарга булдык. Безне бу учреждение мөдире Фәридә Мөхәммәтҗанова каршы алды. Аның сүзләренә караганда, бакчада бүген иллегә якын бала тәрбияләнә. Тирә-юньгә ямь биреп утыручы ике катлы кирпечтән төзелгән бу бинаны 38 ел элек сафка бастырганнар.

Бай тарихлы балалар бакчасы

Ул чорларда йөзгә якын бала тәрбияләнгән коллективка бирелгән исемнәре әле бүген дә үз актуальлеген югалтмаган. Ике ел элек биредә капиталь ремонт эшләре башкарылган. Аннан һәркем канәгать калган, әле дә алар төзүчеләргә рәхмәтле. Эш шартлары яхшы булгач, күңел гел шунда тарта, диләр хезмәткәрләр. Мөгаен, монда аларның бер-берсе белән ярдәмләшеп, дус-тату эшләүләренең дә йогынтысы зурдыр.  Без бирегә төшке аштан соң гына кагылып балаларның “тыныч сәгать” вакытына туры килдек.  

Балалар бакчасында тәрбияче

Бакча хуҗабикәсе безне кыскача гына үз коллективы белән таныштырганнан соң, күптән түгел генә хезмәттәшләре бертавыштан республикабызның электрон мактау тактасына тәкъдим иткән тәрбияче, коллектив мактаулысы Лилия Нурислам кызы Шаһиева турында  җылы сүзләрен җиткерде. Аннан соң  без әлеге тәрбияченең эш урынына - икенче катка юл тоттык. 

Әтисе һөнәрен үз итеп

Бала күңеле гаиләдә булган күркәм гадәтләрне үзенә сеңдерә, диюләре хак шул. Әнисе Рамилә ханым гомере буена хисапчы, әтисе Нурислам укытучы булып эшләгәнлектән, Лилия дә абыйсы Равил кебек әтисе хезмәтен үз  итеп, Казан педагогия көллиятенә укырга кергән.

Аны уңышлы тәмамлагач кыз үзе сайлаган белгечлек буенча педагогия институтында укуын дәвам иттергән. Әмма, көтмәгәндә әтисе вафат булгач, ул читтән торып уку бүлегенә күчеп, әнисе янына кайтып төпләнә. Кыз үзенең тәүге хезмәт юлын районыбызның  Котлы Бөкәш мәктәбендә башлап җибәрә.

Мөгаен, әле булачак тормыш юлдашы Раил белән дә алар  Бикчурай Чаллысы авылы сабантуенда шул чорларда  очрашканнардыр. Күркәм гаиләләрендә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Алия медицина көллиятен тәмамлап, башкалабыздагы дәвалану учреждениеләренең берсендә эшләвен дәвам иттерә.

Улы Алмаз 7 нче сыйныфта укый. Лилия үзе белем алган мәктәптә бер ел эшләгәннән соң аны балалар бакчасына күчергәннәр. Монда аңа рус теленнән дәрес бирүне йөклиләр. Күңелен биреп тырышып эшләп йөргәндә, коллективның мактаулы тәрбиячесе Сәрия апасын олылап лаеклы ялга озаткач аның төркемен Лилиягә тапшыралар.

Менә шул вакытлардан бирле ул үз хезмәтен елдан-ел камилләштереп, аның барлык нечкәлекләрен тирәнтен өйрәнеп, үз эшен җиренә җиткереп, уңышлы төстә дәвам иттерә.

Бүген ул чыгарылыш төркемен җитәкли. Әңгәмә барышында һәрбер һөнәр ияләренә бирә торган гадәти соравыма, ул бер минут та уйланып тормыйча, яратмаган эштә болай озак тоткарланып булмый ул, дип кенә җавап кайтарды.

Ә бүгенге бакча тәрбиячеләренең хезмәте катлаулы һәм күпкырлы. Беренче карашка гына ул гади, җиңел кебек тоела. Ә җаваплылык турында әйтеп торасы да юк. Барыннан да бигрәк, биредә сабыр булырга һәм балаларны  яратырга кирәк. Менә шул вакытта гына куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсе булачак. Элеккеге еллардан үзгә буларак, тәрбияче хезмәте дә зур үзгәрешләр кичергән.

Бүген монда нәниләргә дистәләгән фәннән белем нигезләрен өйрәтәләр. Шуңа  беренче сыйныфка алар өзлексез матур итеп укырга, чиста, пөхтә итеп язарга һәм әлбәттә инде, дөрес итеп санарга өйрәнеп баралар. 
   
 


Нет комментариев