Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Март башында бакчачылар нәрсә эшләргә тиеш?

Бүген шул эшләрне барлап алыйк.

Су җыябыз
Март аенда кар эри башлый. Бакча кишәрлегендә кар суын мөмкин кадәр күбрәк җыеп калырга тырышыгыз. Кул астында җитәрлек кадәр су булсын өчен, бөтен савытларны кар белән тутырыгыз. Кирәкмәгән су җыелу ихтималы булган үзәнлекләрдә канаулар ачыгыз.

 Кош оялары
Кар эреп беткәнче, бакчада сыерчыклар һәм сиртмәкойрыклар өчен оялар урнаштырыгыз. Аларны колга яки агачка бәйләп куярга кирәк. Ояларны берникадәр алга авыштыру мәслихәт. Аның тишеге көньяк яки көньяк-көнчыгышка карап торырга тиеш. Ояларны песиләрдән тимерчыбык бәйләме яки чәнечкеле куаклар ярдәмендә саклыйлар.


Җиләк-җимеш бакчасы

Ничек кышлаганнар?
Агачларны җентекләп тикшерегез. Өшегән яки зыян күргән урыннарын үткен бакча пычагы белән кырып чистартыгыз. Шуннан соң яраларны тимер яки бакыр купоросы эремәсе белән дезинфекцияләргә һәм бакча сумаласы сыларга кирәк. Ул урынны тупас тукыма яки полиэтилен пленка белән бәйләп куегыз.
Март ахырында яшь агачлар тирәсендәге карны таптап тигезләгез һәм кәүсәне урап бәйләгән тасманы сүтегез. Салкын көннәр озакка сузылган очракта моны апрельгә күчерергә дә мөмкин.

Агач кайрысы «янмасын» дисәң...
Мартта һава торышы нинди буласын чамалау мөмкин түгел. Көннең беренче яртысында температура еш кына +5 һәм аннан да югарыракка күтәрелә, ә төнлә белән, аеруча көн аяз булса, -20 градуска да төшә. Һава торышындагы мондый тирбәнешләр агачның кайрысын «яндыра».
Моннан саклану өчен мартның беренче көннәрендә, кар эри башлаганчы ук, кәүсәләрне агартырга кирәк. Моны җылы, кояшлы көнне эшләү зарур. Агачның ябалдашына, чәчәк бөреләрен саклап калу өчен, известь эремәсе (10 литр суга 1 килограмм известь исәбеннән) сиптерегез.

Корткычларны якын җибәрмәгез!

Кар эреп беткәч үк агач кәүсәләренә махсус тасма бәйләргә кирәк. Ул агачларны чәчәк коңгызы һәм туфракта кышлый торган башка корткычлардан саклый. Тасманы өске яктан тыгыз итеп, ә астан бушрак калдырып (коңгызлар керә алсын өчен) бау белән бәйлиләр. Тасманың эчке ягын хлорофос порошогы белән эшкәртергә кирәк, болай эшләгәндә корткычлар һичшиксез һәлак булачак.
 Агачларны кисү
Алмагач һәм грушаларның куе булып үскән урыннарындагы аерым ботакларын кисәргә кирәк. Бу агачның эчке өлешен яктыртып җибәрә. Бер-берсенә орынып торган, авыру һәм зәгыйфь ботакларны кисәләр, өске өлешләрен кыскарталар. Шуннан соң яшь агачлар яхшырак тармакланачак, ә ябалдашлары оптималь формага киләчәк. Яшь ботакны яхшы үсеш алган бөре яныннан кисеп алалар. Өч һәм дүрт метрлы агачларны көчле үсеш алган ян ботакның өстеннән кисү хәерле. Әгәр ботакның диаметры 1,5 сантиметрдан артып китсә, киселгән урынны үткен пычак белән чистартыгыз һәм бакча сумаласы сылагыз. 

 Чыбыкча ялгау
Моны март урталарына кадәр, агачлар кышкы йокыдан «уянганчы» эшләргә кирәк. Шуннан да соңга калсагыз, уңышка ирешүегез икеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса