Изге гамәлләр кылучы эшмәкәр
Җәмгыять

Изге гамәлләр кылучы эшмәкәр

Күптән түгел генә Казан шәһәрендә Республика көне тантанасына районыбыз үзәгендәге «Колорит» кибете директоры Илнар ЗаҺидуллинның хәрби операциядәге егетләребезгә зур ярдәм күрсәткәне өчен чакырылуын ишеткәч аның белән очрашып сөйләшергә булдык.

Иртәнге эш сәгате гадәттә киеренке булуына карамастан ул безне ачык йөз белән каршы алды.
Егет районыбызның Полянка авылында туып үскән. Мәктәптән соң ул үзе сайлаган белгечлек буенча  республикабыз башкаласындагы икътисад идарә һәм хокук институтында белем ала. Үз һөнәре буенча эшкә урнашырга да өлгерми,  аны хәрби хезмәткә чакыралар. Аннан кайткач үз белгечлеге буенча ул бер кадәр вакыт хезмәт күнекмәсе алганнан соң районыбыз үзәгендәге «Колорит» кибетен   яңартып җибәрергә ниятләп эшкә алына.


Кыска вакыт эчендә кибет эшчәнлегенә ул яңа сулыш өрә, җитди үзгәрешләр кертеп эшчәнлеген нык җанландырып җибәрә. Иң беренче итеп ул үз тирәсенә күңел биреп эшли торган егет-кызлардан  коллектив тупларга өлгерә. 
Иртәнге сәгатьләрдә үзем дә биредә оста куллы районыбызның хезмәт сөючән егетләрен очратырга өлгердем. Әйтүләренә караганда, алар элек мондый көндәлек-кирәк яракларны күбрәк шәһәрдән ташыганнар.

Ә хәзер барысын да моннан  сайлап табалар.
Аларның инде биредә даими сатып алучылары барлыкка килгән. Унике ел дәвамында  базар икътисадында бу эшчән коллектив лаеклы үз урыннарын табып, халкыбызга игелекле хезмәт күрсәтеп күпләрнең олы ышанычын яуларга  өлгергән икән, монда  райондашыбыз Илнар ЗаҺидуллинның тырыш хезмәте ярылып ята  дисәк тә һич  арттыру булмас. 


Илнар эш дип кенә янып – көеп йөрми, ул әле махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләребезгә дә ярдәм итеп тора. 

 


– Иң мөһиме аларга безнең ярдәмебез файдага булсын.Һәм җиңү белән сау – сәламәт булып туган илләребезгә әйләнеп кайтсыннар егетләребез, – ди Илнар.

 

Илнарның тормышы иптәше Лилия балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт куя. Ул да үз эшен бик яратып, намус белән башкара.Илнар белән алар ике ул тәрбияләп үстерәләр. Берсе мәктәптә укыса, кечкенәсе балалар бакчасында йөри.
Без бу изге күңелле гаиләгә киләчәктә дә нык сәламәтлек һәм изге гамәлләре белән озак еллар дәвамында күпләргә үрнәк булып калуларын теләп калабыз.


Нет комментариев