Ит шулпасын кемнәргә ашарга ярамый
Җәмгыять

Ит шулпасын кемнәргә ашарга ярамый

Буыннарга тоз утыру (подагра) һәм бәвел кислотасы югары булган кешеләргә ит шулпасын рационга кертергә кирәкми.

Моннан тыш бу ризыкны алты айдан кечерәк балаларга да бирергә ярамый. Мондый киңәшне балалар гастроэнтерологы, медицина фәннәре кандидаты Ольга Горячева «Известия» газетасына әңгәмәдә сөйләгән.

Табиб подагра яисә бәвел кислотасы югары булган кешеләргә ит шулпаларын еш кулланмаска кирәк, дип кисәтә. Шулай ук биоген аминнарга сизгер булган кешеләрдә шартларны бозып сакланган ит продуктлары организмда кирәкмәгән реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин.

Табиб ит шулпасы шифалы сыйфатларга ия һәм "эчәклекне тергезергә" сәләтле дигән киң таралган фикерне кире какты. Азык белән килә торган коллаген турыдан-туры конкрет тукымаларга җиткерелми. Таркалганнан соң организм аминокислоталарны үзенчә тарата.
Гастроэнтеролог ассызыклаганча, әти-әниләргә алды айдан кечерәк балаларга ит шулпасы бирергә ярамый. Бу яшьтә сабыйны тукландыруның нигезе булып күкрәк сөте яисә җайлаштырылган сөт катнашмасы калырга тиеш. Алты айдан соң инде аз гына күләмдә өйдә пешерелгән тозсыз шулпа ашатырга рөхсәт ителә.

 

"Алты айдан соң рационга үтәкүренмәле тозсыз шулпаны аз-азлап кертергә рөхсәт ителә. Ассызыклыйм: нәкъ менә тулы ризыкка өстәмә буларак", - дип аңлата белгеч.

Шулпа баланың төп туклану ризыкларын, шул исәптән яшелчә һәм итне алмаштыра алмый, ди Горячева.


Нет комментариев