Айрат Сафин: «Вакцинация - грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе»
Җәмгыять

Айрат Сафин: «Вакцинация - грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе»

Көз җитү белән грипп һәм башка респиратор инфекцияләрнең сезонлы артуы күзәтелә.

Күп кенә кешеләрне: гриппка каршы прививка кирәкме, ул ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм кемгә вакцинация аеруча мөһим - дигән сораулар борчый. Бу сорауларга ачыклык кертү өчен без район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Фәрид улы Сафинны чакырдык. 

- Айрат Фәридович, иң төп сораудан башлыйк: гриппка каршы прививка ясатыргамы? 

- Әйе, вакцинация - грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе. Ул авыру йоктыру куркынычын киметә, ә бигрәк тә инфекция авыр узарга һәм өзлегүләргә китерергә мөмкин булган кешеләр өчен аеруча мөһим. Прививка ясаткан кеше авырып китсә дә, вакцинация авыруның авыр узу куркынычын киметергә мөмкин. 

- Күпләр прививкадан соң грипп белән авырырмын дип курка. Бу дөресме?

- Вакцинация грипп китереп чыгармый. Прививкадан соң гадәти кыска вакытлы реакцияләр булырга мөмкин: укол урыны авырту яки кызару, бераз температура күтәрелү, хәлсезлек. Гадәттә, алар берничә көн эчендә үзеннән-үзе үтеп китә. 

- Вакцина йөз процент саклану гарантиясен бирәме? 

- Бернинди вакцина да инфекциядән абсолют саклану гарантиясен бирми. Нәтиҗәлелек шушы сезонда әйләнештә булган вирус штаммнары вакцина исәпләнгән штаммнарга никадәр туры килүенә бәйле булырга мөмкин. Ләкин вакцинация профилактика чарасы булып кала, һәм иң элек авыруның авыр узуы һәм өзлегүләр куркынычын киметергә ярдәм итә. 

- Ни өчен прививканы ел саен ясатырга кирәк? 

—Грипп вирусы даими рәвештә үзгәрә, шуңа күрә вакцина составлары көтелгән вирус вариантларын исәпкә алып регуляр яңартыла. Моннан тыш, саклагыч иммунитет вакыт узу белән зәгыйфьләнә. Шуңа күрә гриппка каршы вакцинацияне ел саен үткәрәләр.

- Кемгә вакцинация аеруча кирәк?

- Иң элек балаларга, йөкле хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булган пациентларга, шулай ук эше буенча күп сандагы кешеләр белән даими контактта булучыларга. Хәвеф төркеменә медицина һәм педагогик хезмәткәрләр, транспорт, хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре дә керә.

- Аерым йөкле хатын-кызлар турында сорашасы килә. Аларга гриппка каршы прививка ясатырга ярыймы?

- Йөкле хатын-кызлар гриппны авыр кичерү куркынычы югары булган төркемгә керә, шуңа күрә алар өчен вакцинация аеруча мөһим. Прививка ясату мәсьәләсен хатын-кызның сәламәтлеге торышын һәм конкрет вакцинаны исәпкә алып табиб белән берлектә хәл итәргә кирәк.

- Ә балаларга килгәндә? Вакцинация ничә яшьтән ясала? 

- Гриппка каршы вакцинация алты айлык яшьтән башлап балаларга киңәш ителә. Балалар организмы инфекция алдында аеруча сизгер булырга мөмкин, шуңа күрә профилактика зур әһәмияткә ия.

- Вакцинациягә каршы күрсәтмәләр бармы? 

фото

- Һәр вакцинация алдыннан кеше сәламәтлегенең торышын исәпкә алырга кирәк. Вакытлыча каршы күрсәтмә буларак кискен авыру яки хроник авыруның көчәюе тора ала. Шулай ук моңарчы авыр аллергия реакцияләре булган яки вакцинациядән соң өзлегүләр кичергән кешеләргә аерым игътибар бирелә. Шуңа күрә прививка ясатыр өчен медицина тикшерүе узарга һәм табибка сәламәтлек торышының барлык үзенчәлекләре турында хәбәр итәргә кирәк. 

- Прививканы кайчан ясатырга иң яхшысы?

- Вакцинация өчен иң кулай чор гадәттә сентябрь–ноябрь айлары санала. Актив вирус таралу башланганчы иммунитет формалашып өлгерсен өчен, прививканы алданрак ясатырга киңәш ителә. 

- Соңгы сорау. Әлегә кадәр шикләнеп торучы кешеләргә нәрсә әйтер идегез? 

- Вакцинация - ул иң элек профилактика. Грипп авыр формада узарга һәм бигрәк тә куркыныч төркемдәге кешеләрдә өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин. 

Шуңа күрә вакцинация мәсьәләсен кичектермәскә һәм аны дәвалаучы табиб белән фикерләшергә киңәш итәм, ул сәламәтлек торышын бәяли һәм индивидуаль рекомендацияләр бирә ала. Гриппка каршы вакцинация сезонлы авыруны кисәтүнең мөһим ысулы булып кала. Вакытында ясалган прививка үзеңне генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрне, бигрәк тә югары куркыныч төркемендәге кешеләрне якларга ярдәм итә.

  • Гульчачак Газизова

Нет комментариев