Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында гадәттән тыш җылы һәм коры һава торышы саклана.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көчле явым-төшемнәр фаразланмый. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан сакланачак.
- Җил: Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк. Көндез урыны белән җил тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
- Төнге температура: +9…+14 градус.
- Көндезге температура: +22…+27 градус.
Синоптиклар белдерүенчә, агымдагы елның сентябрь азагы төбәктә климатик нормадан 5 градуска җылырак була.
Нет комментариев