Бүген Республикада аязучан болытлы һәм җылы һава торышы булачак
Җәмгыять

Бүген Республикада аязучан болытлы һәм җылы һава торышы булачак

Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава көтелә.

 Көндез явым-төшем фаразланмый, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк, көндезге сәгатьләрдә урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Термометр баганалары +20...+25 градус күрсәтәчәк.

 


Нет комментариев