1 декабрьдә гриппка каршы вакцинация тәмамлана
Җәмгыять

1 декабрьдә гриппка каршы вакцинация тәмамлана

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның яңа партиясе кайткан.

– Якынча 377 мең доза турында сүз бара. Кемнәр әле прививка ясатырга өлгермәде? Хәзер нәкъ вакыты. Поликлиникаларда прививканы табибка күренгәннән соң ясатасы, алдан язылу кирәкми. 1 декабрьгә вакцинация кампаниясен төгәллибез, – дип хәбәр итте үзенең «Макс» каналында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

 Исегезгә төшерәбез, быелгы грипп штаммнарына каршы безнең иммунитет юк, һәм ул шуның белән куркыныч та. Узган атнада республикада нәкъ менә грипп белән авыручылар саны арткан иде. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткән иде.

 


Нет комментариев