Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш авылы китапханәсендә «Яшь Ватан сакчысы»дип исемләнгән уен программасы булып узды

22 февраль көнне, барлык ир-атлар көткән бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Яңа Арыш авылы китапханәсендә «Яшь Ватан сакчысы»дип исемләнгән уен программасы булып узды.

 Чарага башлангыч сыйныф укучылары һәм армия сафларында хезмәт иткән солдат егет Рузил Мөхәммәтрәхимов чакырылган иде .Ул барлык катнашучыларга үзе турында- кайда хезмәт итүе турында сөйләде. «Ватанны Саклау - изге бурыч" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучыларның солдатлар, батырлыклар, дуслык турында сөйләүче матур әдәбият әсәрләре урын алды.

Чарада мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады, табышмаклар чиштеләр, сорау-җавап уенында катнаштылар. Укучылар хор белән Гариф “Солдатта булган диләр" җырын башкардылар. Шәмсувалиева Азалия Муса Җәлилнең "Батырлык турында» ,Кәримова Гүзәл Рөстәм Мингалимнең «Дуслар гына булсын!”, Надир Сәгъдиев Җәүдәт Дарзаманның «Солдат булдым», Кадим Әхтәмов Вәсимә Хәйруллинаның «Билгесез солдат»шигырьләрен сөйләделәр.

Чара ахырында китапханәче барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм барысына да иң изге теләкләрен җиткерде.

 

Мөхәммәтрәхимова Разиля.

фото от автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса