Көнгә чыктыкмы, галиҗанәб депутатларыбызның тузга язмаган, чын мәгънәсендә көлке тоелган закон проектлары уйлап табуларына күнегеп киләбез бугай инде. Тик кайсыберләре турында ишеткәч, чәчләр үрә тора. Әле күптән түгел интернет, әлеге яңалыкны ишеткән һәркем гөжләп алды. Гөжләрсең дә! Яңалыгы да нинди бит әле:
Россиядә аз балалалы гаиләләргә салым түләтергә ниятлиләр, имеш. "Известия" газетасы хәбәр иткәнчә, шушындый тәкъдим белән демократия, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан. Ул инде үзенең тәкъдимен Владимир Путинга да юллаган. Идея авторы фикеренчә, мондый чараларны кертү күпбалалы гаиләләрнең статусын үзгәртергә һәм күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. "Күпбалалы гаиләләр статусы турында" гы федераль закон концепциясенең проекты үз эченә бер төркем ярдәм чараларын ала. Шул исәптән, мондый чараларга бала тәрбияләү эшчәнлеген хезмәт стажына тиңләштерү, коммуникацияләр белән тәэмин ителгән җир кишәрлеге бирү һәм Россиядә аз балалыкка салым кертү ( сәламәтлек ягыннан тайпылышлар булмый торып, баласызларга һәм бер балалыларга). Салым күләме әлегә билгеләнмәгән.
Тарих битләренә күз салсак, СССР заманында яшәгән кешеләр балалсызлыкка хезмәт хакыннан салым басып калганнарын яхшы хәтерлиләрдер. Әлеге салымны баласы булмаган эшчеләр түләгән. Салым түләтү бала туу очракларын арттыру, яшь буында әти - әни булуга этәргеч булсын дигән максаттан чыгып башкарылган. Бу мәсьәлә Бөек Ватан сугышы елларында тагын да актуальләшеп китә. Чөнки ул елларда илнең демографик хәле әллә ни мактанырлык булмый. Баласызлыкка салым җыю 1941 нче елның 21 нче ноябреннән тулы көченә эшли башлый. Салым итеп балалары булмаганнар хезмәт хакларының 6% ын дәүләт казнасына тапшырырга тиеш булган. Әлеге категориягә 20 - 60 яшьлек ир - атлар һәм 20 - 45 яшьләрдәге хатын - кызлар кергән. Кешеләрнең теләкләренә каршы килеп, гаилә бюджетын, тормыш шартларын исәпкә алмыйча, бала алып кайтырга мәҗбүриләү акылга сыя торган хәл түгел, әлбәттә.
80 нче елларда да вәзгыять әллә ни үзгәрми. Өйләнешкән елны яшь гаиләгә ташлама да карала каралуын.
Инде безнең көннәрдә дә мондый фикерне хуплап чыгучылар табылып тора. 2003 нче елда Алексей Чумаков исемле депутат бу "күркәм" гадәтне яңарту тәкъдиме белән чыга. Ул, бала табу яшенә җитеп тә, әти - әни булырга ашыкмаучыларның хезмәт хакларының 3 - 5% ын салым итеп түләргә
кирәклеген азсызыклый. 2006 нчы елда да сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Герасименко баласызлыкка салым түләтү идеясен яңартырга талпынып карый. Мондый салымның кирәклеген ул, статистикага нигезләнеп, ел саен 21 миллион ир - атның буйдаклар исемлегенә керүе белән аңлата. Әгәр дә статистикага күз салсак, бүгенге көндә Рәсәй халкының 87 %ын бер балалы гаиләләр тәшкил итә, бары тик 3% гаиләдә генә өч яисә аннан да күбрәк бала икән. Миңа калса, мондый закон проекты әзерләгәнче, депутатларыбыз яхшылап уйларга тиештер, мөгаен. Яшәү көннән - көн кыйммәтләнгән заманда, мондый акылга сыймаслык нәрсәләр белән шөгыльләнгәнче, балалар бакчаларына түләүне киметү, бала өчен түләнелә торган пособиеларның күләмен арттыру, яшь гаиләләрне яхшы эш, торак белән тәэмин итүне үз эченә алган закон проектлары уйлап чыгарсалар яхшырак буласы да бит...
Р.S. Бу хакта мин Вконтактедагы дусларымның кайберләре ни уйлый икән?
Марат Кәбиров, язучы, шагыйрь, күпсанлы китаплар авторы: " Бу тәкъдим - Россия депутатының чираттагы ахмаклыгы. Җирдән, халкыннан, иленнән аерылган кешеләр генә шундый тәкъдим кертә ала. Әйтик, бер бала белән тол калган хатын-кыз да шушы категорияга керә ич. Кайгыга юлыгуы гына җитмәгән, ул хәзер салым да түләргә тиеш буламы инде? Ә ул үзе ярдәмгә мохтаҗ түгелме? Бу бит ялгыз аналарны дәүләт дәрәҗәсендә мыскыл итү булып чыга. Яки, матди мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләр. Алар икенче бала турында башына да китерә алмый. Әле беренчесен үстерү дә авыр, очын-очка ялгап кына. Хәзер алар салым түләргә тиеш буламы? Соңгы елларда чәчеңне үрә торгызырлык "идея"лар артык ишәеп китте. Һәм иң аянычы - мондый тәкъдимнәрне "сары йорт" пациентлары түгел, ә депутатлар кертә. Халык тарафыннан сайлап куелган мәртәбәле кешеләр. Шундыйлар идарә иткән илдә кемнең бала табасы килсен инде?"
Динә Камалетдинова, күп кенә проза һәм шигырьләр авторы: "Юк, килешмим. Мин үзем өч бала үстердем. Безнең заманда ул әле күпбалалы гаилә саналмый иде. Налог салып кына бала таптырып булмас ул, яшьләргә фатирлар, эш урыннары булдырсыннар иде ул. Акыллы кеше бала тапмый хәзер,салым бәясе дә балалар бакчасына түләгән кадәр булмас әле".
Илнур Фәйзрахманов, "Азан" радиосы баш мөхәррире: "Гаиләбездә ике бала. Әлеге проект турында ишеттем. Чираттагы, Россиядә юллардан тыш тагын бер бәла барлыгын күрсәтүче идея бу. Льготалар алу өчен заманында инвалид таныклыгы сатып алу башланган иде (ришвәт бәрабәренә). Хәзер дә сәламәтлек начар дигән белешмә җыячаклар. Икенче очрак: ир яки хатын
аерылышкан, беренче никахтан икесенең дә баласы бар, ә яңа гаилә корганда бала булуларын теләмиләр. Яки яшьләре чыгып бара. Яңа гаилә корды дип, алар да бала ташысынмы?
Гөлнара Зиннәтуллина, элеккеге телевидение дикторы: "Миңа калса, бу тәкъдим үтмәячәк. Әлеәэ кадәр Путиннан да акыллырак житәкче күргәнем булмады минем.Крупновның тәкъдимен ахмаклык дип саныйм.Эш югында эш булсын, кебегрәк бу".
Менә шундыйрак фикерләр, ә алдагысын инде вакыт күрсәтер.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Фото:
Нет комментариев