Татарстанда  2 яшьлек бала магнитлы шакмаклар йоткан
Җәмгыять

Татарстанда 2 яшьлек бала магнитлы шакмаклар йоткан

Әлмәт балалар хастаханәсендә хирурглар магнитлы шакмакчыклар йоткан 2 яшьлек баланың гомерен саклап калган.

Бу хакта үзенең МАКС каналында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итә.

Әнисе сүзләренчә, бала конструктордагы зурлыгы 2×2 мм булган берничә магнитлы шакмакны йоткан.

Рентген тикшерүе ашказаны-эчәклек юлында 15 шакмактан торган «магнит баганасы» барлыгын күрсәткән. Аларның сигезе – ашказанында, җидесе нечкә эчәклектә кысылып калган. Ике магнит чылбыры органнар стеналары аша бер-берсенә тартылган. Бу тукымаларның кысылуы һәм перитонит барлыкка килү куркынычы тудырган.

Заманча эндоскопик җиһаз ярдәмендә табиблар операцияне кисем ясамыйча гына үткәрә алган. Әмма магнитларны чыгару җиңел булмаган: соңгы магнит ашказанының лайлалы тышчасы җыерчыгына «яшеренгән», һәм табибларга аны күрмичә эшләргә туры килгән.

Хастаханә эндоскописты Айнур Камалов операцияне ювелир төгәллек белән башкарган. Магнитлар тукымаларга зыян китермичә чыгарылган.

Контроль рентген ашказаны һәм эчәклек стеналарына зыян килмәвен раслаган. Берничә магнит икенче тәүлектә табигый юл белән чыккан. Хәзер баланың хәле яхшы, ул өйгә кайтаруга әзерләнә.

 


Нет комментариев