Чирек буенча укучы Татарстан укучылары көзге каникулларга 26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр китәчәк. Ял 13 көн дәвам итәчәк.
Уку планы буенча каникуллар 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр планлаштырылган.
Ләкин аларга бәйрәм көннәре дә өстәлә: 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне, шулай ук 7 һәм 8 ноябрь – ял көннәре.
Балалар мәктәпкә 9 ноябрьдә барачаклар Шуңа күрә укучылар ике атнага якын ял итә алачак.
Нет комментариев