Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ринат һәм Ирина Гайнуллиннарның кызлары туды

Яңа ел кайбер райондашларыбыз өчен яхшы хәбәрләре, матур яңалыклары белән килде. Әнә бәхет булып өйләргә яңа туган сабыйлар кайткан, яшь парлар гаилә корган.

11 гыйнвар көнне район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2021 елның тәүге нарасые теркәлде. Ул 2 гыйнварда туган Айлана, Балык Бистәсендә яшәүче Ринат һәм Ирина Гайнуллиннарның кызы, дигән хәбәрен җиткерде безгә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова.

Айлана әлеге гаиләдә икенче бала икән. Уллары янына кыз алып кайту Гайнуллиннар тормышын тагын да түгәрәкләндергән.

Узган ел безнең бүлектә 83 бала теркәлгән иде, быел демографик хәл яхшы якка үзгәрер дип өмет итәбез. Һәрхәлдә, шуңа ышанабыз. Бүгенге көндә 3 баланың әти-әнисенә туу турындагы таныклык тапшырылды,  дип сүзен дәвам итә Миләүшә Фатыйховна.

– Гаилә ишәйтеп дүртенче, бишенче балаларын алып кайтучылар да бар. Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр. Без дә аларга бәхет, сәламәтлек телибез.

 

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X