Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде

Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.

 Алар район мәдәният йортында җитәкчеләр һәм төрле тармакта эшләүчеләр өчен «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс үткәрде.  Чарага районыбыздан ике йөзгә якын кеше килде. Алар арасында муниципаль район депутатлары, башкарма комитет җитәкчеләре, хуҗалык һәм предприятиеләр, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре,оциаль яклау хезмәте, пенсия фонды һәм башка структура җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, халык белән эшли торган хезмәткәрләр бар иде.

Чара шигъри-музыкаль композиция белән башланып китте. Аннан соң педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле һәм дикторлык осталыгы белгече Илсөяр Шиһапова, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле белгече Земфира Ибәтова, Татарстанның атказанган артисты, режиссура һәм актерлык осталыгы буенча белгеч, актер, режиссер, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Азат Зарипов татар телендә ораторлык сәнгатенә өйрәтү буенча “Чыгыш ясау сәнгате һәм төп җитешсезлекләр”, “Татар әдәби сөйләмә тел төшенчәсе һәм нечкәлекләре” “Актерлык осталыгы сәхнәдә генә түгел тормышта да” темаларына лекция укыдылар.

Чараның икенче өлешендә мастер-класс үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса