Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр

 Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.

Җинаятьләрнең мондый төрләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм бүлек җитәкчелеге тарафыннан даими контрольдә тора.

Полиция көче белән генә бу «эпидемияне» туктатып булмый. Биредә гражданнарның уяу һәм сак булуы сорала.

Иң популяр булган түбәндәге схемаларны исегезгә төшерәбез:

“Кеше бәлагә юлыкты” - кагыйдә буларак, өлкән кешеләр аның корбаны була. Шуңа күрә, өлкәннәргә һәм балаларга аңлатырга кирәк, әгәр аларга юл-транспорт һәлакәтләре яки башка хокук бозу очраклары турында шалтырату килә икән, кичекмәстән сөйләшүне өзәргә һәм кем турында сүз бара, шул кешегә шалтыратырга кирәк.

Иң күп алдану очраклары “банк хезмәткәрләре“ белән аралашудан килеп чыга. Мисал өчен, банк хезмәткәре исеменнән “сезнең банк картасы блокировкаланган, аны яңадан эшләтеп җибәрү өчен шундый-шундый мәгълүматлар кирәк“, дип шалтыраталар. Аларда сезнең турыда тулы мәгълүмат була. Хәтта картаның берничә номерын яңгыраталар. Картаны эшләтеп җибәрү өчен мәгълүматларны тикшереп карауларын, аларны яңадан тулысынча әйтүегезне үтенәләр.

Кагыйдә буларак, шалтыратучылар банкның куркынычсызлык хезмәте булып тора. Шуны истә тотарга кирәк: банкларның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре беркайчан да клиентларга шалтыратмый. Банк хезмәткәрләренә сезнең код, пароль, карта номерлары, счетлар да кирәк түгел. Барлык шикле операцияләрне алар сезгә мөрәҗәгать итмичә дә блокировать итәләр.

Бу очракта да кичекмәстән сөйләшүне туктатырга һәм банкның  үзеңә шалтыратырга кирәк. Шул ук номерга шалтыратырга ярамый, хәтта ул күп каналлы банк телефонына охшаса да алдау номеры булырга мөмкин.

«Авито»да эшләүче мошенникларның максаты - сезнең банк картагызның мәгълүматларын белү. Алар товар өчен задатоклар кертү, янәсе, арттырып түләү һәм башкаларны кире кайтаруны таләп итәләр. Бу очракта да ышанырга һәм барысын да әйтергә ярамый.

Югарыда күрсәтелгән җинаятьләрне булдырмау буенча профилактик чаралар үткәрү барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре район территориясендә җәмәгать урыннарында, күпфатирлы йорт подъездларында, кибетләрдә, игълан такталарында профилактик буклетлар (белешмәлекләр) беркетте. Әмма кайбер намуссыз гражданнар аларны өзә, кайчагында хәтта яндыра. Балык Бистәсе районында яшәүчеләрдән мондый гамәлләрне туктатуларын, киресенчә, әлеге буклетларда булган мәгълүматны танышларына, туганнарына, өлкән яшьтәге гражданнарга җиткерүләрен сорыйбыз. Уртак көч белән генә без югарыда күрсәтелгән категориядәге җинаятьләргә каршы тора алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса