Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миләүшә Зарипова: " Елның шулай матур башланып китүен яхшыга юрыйбыз"

Урамнан узган туй машиналарын күреп кемнең генә йөрәге җилкенмәс икән?! 2021 ел да яшьләребез өчен матур башланып киткән.

8 гыйнварда агымдагы елның беренче пары язылышты. Гыйнвар аена район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә янәдән 3 гариза керде. Елның шулай матур башланып китүен яхшыга юрыйбыз инде, – ди Миләүшә Зарипова.

Узган ел 66 пар гаилә корган. Башка еллар белән чагыштырганда әлеге санның кимрәк булуын кәбисә елы уңышсызлыгы, дөнья буйлап таралган пандемия белән дә бәйләргә мөмкин булыр иде. Әмма яшьлек матурлыгы, хыяллары белән көчле. Без дә киләчәктә бәхетле гаиләләр артсын, өйләрдә балаларның шатлыклы авазлары яңгырап торсын, дигән теләктә калабыз.

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса