Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көндез йоклау организмга ничек тәэсир итә?

Бүген без сезнең белән көндез йоклап алуның аппетит, йөрәк, баш миенә ничек тәэсир итүен ачыкларбыз. Ышанасызмы-юкмы, тик көндез йоклап алуның уңай яклары бик күп икән бит

 Когнитив сәләтләр үсә

Көндез йоклап алу баш миен ял иттерә. Арганлыгыгызны  аңласагыз, игътибарыгыз кимесә, 30 гына минут булса да ятып торыгыз. Баш миен яңадан “эшләтеп” җибәрергә бу да җитә. Эшләре акыл эшчәнлеге белән бәйле булган кешеләргә көндез йоклап алу бигрәк тә файдалы.

Тән ял итә һәм ябыга

Артык авырлыктан интегүчеләргә дә көндез йоклап алырга киңәш ителә. Әмма бу ысул кеше спорт белән шөгыльләнсә һәм дөрес тукланса гына ярдәм итәчәк. Безнең организм йокы вакытында да калорияләр “яга”, тик уяу вакыттагы хәтле үк түгел, билгеле.

Йөрәккә файдалы

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, регуляр рәвештә көннең икенче яртысында йоклап алган кешеләр күпкә сәламәтрәк икән, йөрәк авырулары белән дә аларның сирәгрәк авыруы ачыкланган. Статистика мондый: көндез яки төшке аш ваытында йоклап алырга яратучылар йөрәк һәм кан тамыры авырулары белән 40%ка азрак авырый.

Стрессны киметә

 

Көн дәвамында җыелган арганлык стрессны тагын да көчәйтә. Мондый ял стресстан интегүчеләргә дә ярдәмгә киләчәк. Психологик авырулары булган кшеләргә дә көндез йоклап алу киңәш ителә.

http://saby-rt.ru/news/kyzyk-myzyk/kondez-yoklau-organizmga-nichek-tesir-it

sun

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X