" Гаиләбез белән бәлага тарыдык."
Яңа ел алдыннан, 16 декабрьдә, гаиләбез белән бәлага тарыдык.
Кичке якта ишек алдындагы кечкенә йортыбызны, мунча, абзар-кураларны янгын ялмап алды. Утның янәшәдәге олы өйгә күчү куркынычы да бар иде. Рәхмәт яусын авылдашларга, тиз арада көрәк-чиләкләрен күтәреп ярдәмгә ашыктылар. Шул арада Котлы Бөкәштән, Яңавылдан, Балык Бистәсеннән дә янгын сүндерү машиналары килеп җитте. Утны бергәләп йөгәнләп өлгерделәр.
Янгын бәла-каза гына китереп калмады, авыр хәсрәт-фаҗига белән дә тәмамланды. Без анда туганыбызны югалттык. Тирән кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән, янгынны сүндерүдә булышкан һәркемгә, Биектау, күрше-тирә авыл халкына, туганнарга, дусларга газетабыз аша ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен, барчагызга саулык-сәламәтлек телибез.
Равил-Фирдания Шәрифуллиннар.
Биектау авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа