Чаллыда алма белән тончыккан бер яшьлек бала комадан чыккан
Җәмгыять

Чаллыда алма белән тончыккан бер яшьлек бала комадан чыккан

Бүген иртән бала комадан чыккан һәм аңына килгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсеннән бала сәламәтлегендә уңай динамика бар дип хәбәр иттеләр. "Аны реанимациядән хастаханәнең бер бүлегенә күчерүгә әзерлиләр", дип аңлатты әңгәмәдәш.

Исегезгә төшерәбез, алманы балага әбисе чистартып биргән, үзе янында утырган.

«Бала алма кисәгенә тончыккач әбисе ярдәм итәргә тырышкан, кулы белән алмакчы булган. Нәтиҗәсе булмагач, ашыгыч ярдәм чакырган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, табиблар аныКама балалар медицина үзәгенә озаткан», - дигән иде Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле. Бала анестезиология һәм реанимация бүлегенә госпитализацияләнгән иде.

http://matbugat.ru

фотоfotokto.ru


Нет комментариев