Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә наркоманнар саны артмаган,  әмма кулланучылар бар...

Балык Бистәсе муниципаль районы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең  соңгы киңәшмәсендә 2020 елда наркотик, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен профилактикалау буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелеге бәяләнде.

Комиссиянең узган елдагы эшчәнлеге анализланды.  2021 елга наркотикларга каршы көрәш чаралары һәм утырышлар  планы кабул ителде. Киңәшмәне Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары, наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова алып барды.

 

Район эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының  оператив эш буенча урынбасары Илдар Тимербулатов билгеләп үткәнчә, безнең районда наркотикларга бәйле җинаятьләр эпизодик характерда, нигездә җәйге-көзге чорда кылыналар икән. Район территориясендә үсемлекләрдән алына торган наркотик матдәләр: “мәк саламы”, “марихуана” куллану очраклары кабатлана. Алар нигездә, йорт яны участокларында, дача-бакчаларда, ферма тирәләрендә үсәләр.  Наркотикларга бәйле балыкбистәлеләрнең  Казан шәһәренә барып  наркотиклар сатып алу фактлары бар икән. Наркотик матдәләр кулланучы затларны ачыклау һәм наркотикларны законсыз әйләнештән алу максатыннан даими рәвештә  ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар, тикшерү чаралары үткәрелә.

2020 елда наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 3 җинаять теркәлгән. Гаеплеләр наркотик чаралары булган үсемлекләрне законсыз үстергәннәре, зур күләмдә наркотик матдә саклаганнары өчен суд каршына басканнар.

Моннан тыш 8 кеше административ җаваплылыкка тартылган, барлыгы 11 (наркотик, психотроп матдәләрне табиб билгеләвеннән тыш кулланган өчен - биш,  диагностика, профилактик чаралардан, дәваланудан баш тарткан өчен - биш, наркотиклы үсемлекләрне законсыз үстергән өчен бер)  административ беркетмә төзелгән. Район территориясендә наркотик матдәләр сатучы интернет-кибетләр юк.  Прокуратура белән берлектә наркотик һәм психотроп матдәләр тарату һәм рекламалау өчен файдаланылучы сайтларны ачыклау һәм алга таба блоклау буенча чаралар үткәрелә.

Җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү, оператив әһәмияткә ия булган җыю һәм тикшерү,  наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтү, консультацияләр бирү максатыннан, район территориясендә 2 этапта «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит» дигән Бөтенроссия акциясе үткәрелгән. Аның барышында мәгариф учреждениеләре белән берлектә балаларның һәм яшүсмерләрнең ял итү урыннарында наркотик матдәләр куллануның зыяны турында аңлату эшләре алып баруга, шулай ук аларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылыкка басым ясала.

 3 этапта узган «Мәк-2020» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе  эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре  авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә наркотиклы культураларның законсыз чәчүлекләрен ачыклауга һәм бетерүгә, шулай ук наркотик матдәләр җитештерүчеләрне, ташучыларны һәм сатучыларны ачыклап тоткарлауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелгән, наркотиклы үсемлекләрне  юк итү буенча 7 рәсми күрсәтмә чыгарылган.

Соңгы елларда районда наркотик матдәләр кулланучыларның артуы күзәтелми. Хәзерге вакытта Балык Бистәсе үзәк район больницасы табиб-наркологында 20 кеше исәптә тора. Аларның 10сы «наркомания» диагнозы белән куелганнар, 10сы профилактик исәптә.  Наркотикларга бәйлелектән интегүчеләрнең уртача яше  20 дән 45 яшькә кадәр. Наркологта исәптә торучылар арасында балигъ булмаганнар юк. Соңгы берничә елда наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр белән агулану очраклары теркәлмәгән.

Наркотикларга каршы комиссиясенең 2020 елдагы эшчәнлегенә тулы анализны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина  ясады.

2020 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясенең 4 утырышы үткәрелгән.

Каралган мәсьәләләрнең мөһимлеген исәпкә алып, утырышларда профилактика системасының барлык органнары, кызыксынучы оешмалар, учреждениеләр һәм ведомстволар җитәкчеләре, җирлекләр башлыклары катнашкан.

Докладчы район үзәк больницасының, район эчке эшләр бүлегенең социаль яклау, мәгариф, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм  бүлекләренең, мәдәният учреждениеләренең, дини, җәмәгать оешмаларының, массакүләм информация чараларының замана чиренә каршы көрәшкә керткән өлешләрен анализлады. Алар уздырган аеруча кызыклы чараларны билгеләп үтте. Бу юнәлештә ведомствоара хезмәттәшлекнең уңай нәтиҗәләргә илтүен ассызыклады.

Утырышта көн тәртибенә куелган һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде, наркотикларга каршы профилактик эшнең киләсе елга ведомствоара планы расланды.

 

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса