Балык Бистәсе районы егетләре армиядән хезмәт итеп кайталар
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы егетләре армиядән хезмәт итеп кайталар

Узган ел көзге чакырылышта армия сафларына алынган егетләр, хезмәт срогы үтүгә, туган якларына кайтып та җиттеләр. Күпләре командирлары тарафыннан Рәхмәт хатларына ия булганнар.

Шундыйларның берсе Чыршылы Елга авылы егете Рәзил Фәйзуллин. Мәктәп елларыннан соң Казан тикшеренү техник университеты каршындагы көллияттә белем ала ул. Армиягә дә дипломлы белгеч булып китә. 
–Бер ел вакыт сизелми дә үтте. Ләкин ул миңа күпне аңларга: туган җирнең, тормышның кыйммәтен белергә һәм иң мөһиме – ир-егетләргә хас ныклык, чыныгу алырга ярдәм итте, – ди кичәге солдат. 
Ватанны саклау – ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Электән үк ул бурычны үтәү дәрәҗәле саналган. Рәзил дә хезмәттә булып кайтуыннан бик канәгать. Әти-әнисенә яхшы тәрбия биргәннәре һәм акыллы киңәшләре өчен рәхмәтле ул. Кече сержант дәрәҗәсендә кайткан егетнең киләчәккә дә уй-ниятләре якты: читтән торып укуын дәвам итәргә һәм шул ук вакытта эшкә урнашырга уйлый ул. Ә без исә, үз чиратыбызда, хезмәттә булып кайткан һәрбер  егеткә, шул исәптән Рәзилгә дә уңышлар, куанычлар телибез.

Фәрвәз Каюмова.
 


Нет комментариев