Балык  Бистәсенең 25 яшьлек сәрхуш егетен нәрсә өчен  җавапка тартканнар
Җәмгыять

Балык Бистәсенең 25 яшьлек сәрхуш егетен нәрсә өчен җавапка тартканнар

Бәйрәмнәр арасында шактый гына төшереп алган 25 яшьлек егет ( Ш.дип атыйк) үз башына мажара эзләптер инде урамга чыга.

Күпкатлы йортларның гаражлары янында Б. ны очрата. Сүз иярә сүз чыгып гауга куба. Юк кына сәбәп табып Ш. танышының йөзенә 3-4 мәртәбә суга. Шул рәвешле, протокол теле белән әйтсәк, "Б" ның сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерә, ягъни, бер-ничә теш төбен сындыра.

Суд "Ш"ны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе 2 бүлеге "д" пункты буенча, ягъни кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерүдә гаепле дип тапты.

Карар чыгарганда, суд аның яшәү урынындагы башкарма комитет, полициянең участок уполномоченные тарафыннан тискәре яктан характерлануын, кылынган җинаятнең җәмгыять өчен куркынычлылык дәрәҗәсен, шулай ук зыян күрүченең "Ш" ны артык кырыс җәзага тартмауларын соравын исәпкә алды. "Ш" 1 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер инде ул шушы срок эчендә төзәлү юлына басканлыгын исбатларга тиеш.

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоangel-club.livejournal


Нет комментариев