Балык Бистәсе районы архивында ремонт эшләре башланып китте
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы архивында ремонт эшләре башланып китте

Бүгеннән " Строймонтаж" оешмасы районыбызның архивы урнашкан бинаны ремонтлауга кереште.

Ремонт эшләре республика прграммасы кысаларында алып барыла. Төзүчеләр бу бинада идән- түшәмнәрне, ишек- тәрәзәләрне, электр үткәргечләрне алыштырачаклар. Моның өчен республика бюджетыннан 735 мең сум акча бүлеп биреләчәк. "Архив хезмәткәрләренә йомышы төшкәннәрне кире бормаячакбыз",- диде район архив җитәкчесе Фәрит Хасанов.


Нет комментариев