-Якташларыбызны Хәрби Көчләр сафына озату матур гадәткә кереп бара. Армиягә китү - олы тормышка аяк басуның бер чиге. Шушы чикне узганнан соң егетләр чын ир-ат булалар,- дигән сүзләр белән район мәдәният йорты хезмәткәре Илшат Кәримуллин кичәне ачып җибәрде һәм сәхнәгә агымдагы елда армия сафларына китүчеләрне чакырды.
- Быелгысы елны Россия Федерациясе Хәрби Көчләрендә безнең районнан 50 гә якын егет коры җир гаскәрләрендә һәм Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итәчәк. Күпләре республикабыз муниципаль районнары ярдәм күрсәтә торган хәрби берәмлекләрдә булачаклар. Быелгысы елны шулай ук "Әниеңә шалтырат" дип аталган чара кысаларында, хәрби хезмәт чорында, әти-әниләр белән бушлай телефоннан сөйләшү мөмкинлеге булдырылды,- диде үзенең чыгышында Балык Бистәсе хәрби комиссариатының хәрби комиссары Фәрит Ваһапов һәм булачак солдатларга уңышлы хезмәт теләде.
Үзенең үгет-нәсыйхәтләрен шулай ук район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков та җиткерде.
- Вакытында мин үзем дә бу "мәктәпне" уздым һәм горурланам. 30 елдан артык вакыт узуга карамастан хезмәттәшләрең белән очрашканда сөйләшер сүзләр бетми. Исән-сау, лаеклы рәвештә хезмәт итегез, - диде ул һәм призывникларга муниципаль район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды.
Полянка авыл мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Сафин да үтемле сүзләр әйтте.
Ата-аналар исеменнән теләкләрне Алан-Полянда яшәүче Марина Елисеева җиткерде.
-Өйләрегездә сезне әти-әниләрегез, сөйгән кызларыгыз көтә. Фәрештәләрегез сезне сакласын. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез, - диде ул.
Гимназия мәктәбе укучылары Эльвира Усманова, Рәзинә Шмелева, мәдәният йорты хезмәткәре Сергей Фалин алар хөрмәтенә җырлар башкардылар. Кичә Ольга Куприянова җитәкчелегендәге "Леди РС" төркеме чыгышы белән тәмамланды.
Солдатларыбызның хезмәтләре җиңеллек һәм уңышлы узсын иде дигән теләктә калабыз.
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев