Районыбызның өметле яшь көрәшчесе, Яңа Арыш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Дилүс Гильмуханов чираттагы уңышы белән сөендерде.
Ул бу юлы олы җиңүгә Питрәч районында көрәшче Рафаэль Сафиуллин истәлегенә оештырылган ачык турнирда иреште. Дилүс 75- 80 килограмм авырлыктагы яшүсмерләр арасында барлык көндәшләрен җиңеп беренче бүләккә ия булды. Афәрин, дими, ни дисең!
Фотосы: kem-systema.ru
Нет комментариев