Теннисычыларыбыз да сынатмады
Спорт

Теннисычыларыбыз да сынатмады

 21 - 24 март көннәрендә Саба районында 2004 елгы һәм яшьрәк үсмерләр, кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси команда беренчелегенә 8 нче ачык Бөтенрәсәй ярышлары булып узды.

Анда безнең районнан Балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге педагоглары Александр Гурьянычев, Роман Пигалев җитәкчелегендәге команда (Кирилл Пигалев , Руслан Сапаров , Гүзәл Сөнгатуллина, Адилә Габдулхакова) катнашты. . Алар18 авыл районнары командалары арасында 312 очко туплап 3 нче урынны алдылар. Җиңүчеләребез Диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

 


Нет комментариев