Шахмат ярышлары узды
Спорт

Шахмат ярышлары узды

 Балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында  2001-2006; 2007-2011 елларда туган кызлар үсмерләр арасында  «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия спорт комплексы кысаларында шахмат ярышы үткәрде .

 Анда барлыгы 7 команда, 32 яшь шахматчы көч сынашты.

 Рифат Вагыйзов ( Балык Бистәсе  гимназиясе), Ралинә Гыйльманова (Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе), Рәсүл Шәрифуллин (Шомбыт), Язилә Гайнуллина ( Шомбыт ) үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар.

Командалар арасында Шомбыт мәктәбе командасы (тренер Алексей Тимофеев) - беренче, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе (Юныс Кашапов) - икенче, Балык Бистәсе гимназиясе (Альбина Галиуллина) өченче урыннарны алдылар. Җиңүчеләр Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев