Сергей Бегунов истәлегенә ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары үткәрелде
Спорт

Сергей Бегунов истәлегенә ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары үткәрелде

7 мартта озак еллар район җыелма командасы өчен уйнаган Сергей Бегунов истәлегенә ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары үткәрелде. Турнирда оешма, предприятие, авыл җирлекләреннән 6 команда катнашты.

«Виктория» район яшьләре җыелма командасы беренче урынны яулады. Бу команда составында Сергей Бегуновның улы- Күки мәктәбенең физик культура укытучысы Максим нәтиҗәле уен күрсәтте. Икенче урынга район газ оешмасы командасы чыкты. Югары Тегермәнлек авылы командасы өченче урынны алды.


спорт команда волейбол ярышлар

Нет комментариев