Район башлыгы Кубогын “Балык Бистәсе”  командасы яулады
Спорт

Район башлыгы Кубогын “Балык Бистәсе” командасы яулады

Узган шимбә көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексының хоккей тартмасында предприятие, оешма, авыл җирлекләре командалары арасында район башлыгы Кубогы өчен алкалы хоккей буенча ярышлар булып узды. Анда "Агрохимсервис", "Балык Бистәсе- Барспром", Котлы Бөкәш, Күгәрчен, Ямаш, Биектау авыл җирлекләре командалары көч сынашты.

Беренче урынны "Балык Бистәсе- Барспром" командасы яулады. Икенче урында "Агрохимсервис" хоккейчылары калды.өченче-дүртенче урыннарны Ямаш,Күгәрчен командалары бүлештеләр.

Автор:Илгиз Җамалиев.

(Тулырак язмабызны газетаның алдагы саннарында укый аласыз)


Нет комментариев