Казанның "Зенит" командасы бишенче тапкыр волейбол буенча Россия Суперкубогына ия булды
Спорт

Казанның "Зенит" командасы бишенче тапкыр волейбол буенча Россия Суперкубогына ия булды

Волейболчылар әлеге трофейны Мәскәү "Динамо"сы белән матчта яулады.

Бүген Татарстан башкаласында Казанның "Зенит" һәм Мәскәүне "Динамо" командалары Россия Суперкубогы өчен көч сынашты. Бишенче тапкыр (барысы тугыз тапкыр уйнатылган) аңа "Зенит" ия булды. Алар кунакларны 3:0 исәбенә отты.

«Зенит» - «Динамо» - 3:0 (25:14, 25:18, 25: 15).

Иң нәтиҗәле уенчылар: «Зенит» - Леон (15 очко), Михайлов (16), Андерсон (12); «Динамо» - Бакун (8), Бирюков (8).

Чыганак «Татар-информ».


Нет комментариев