Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Инсаф Мөхәммәтҗанов: «Сабантуйларда көрәшергә яратам»

Тәүге мәртәбә мәйданга чыкканын яхшы хәтерли Инсаф. Көлеп, шаярып искә ала ул беренче алышын. “Бер сыйныфташым белән келәмгә чыктык та, әй тарткалашабыз. Икебез дә көрәшә белмибез. Мәйдан бездән рәхәтләнеп көлде дә, кул да чапты инде”,–дип искә ала ул. Кемдер көлә, ә менә көрәш буенча тренер Рафыйк Мөхәммәтшин бу үҗәт, җитез, елгыр малайдан рәт чыгачагын шәйләп ала. Кем, кем ә Рафыйк буласыны бер күрүдә таный торган остаз инде.  “Булмады, тагын көрәшәм,–дип мәйданга ыргылучы малайны кочаклап ала Рафыйк: “Көрәшәсең әле син, энем, көрәшәчәксең, жиңәчәксең“,–дип юата. Суга багып әйткән диләрме әле. 

Хәер башта Брюс Ли, Ван Дамм фильмнары аша модага кергән каратэ белән җенләнеп ала Инсафыбыз. Татарча көрәш белән шөгыльләнүчеләр залына кереп сөлге дә тоткалый.  Ахыры чиктә татар каны үзенекен итәме, Рафыйк  абыйсының үгет-нәсыйхәтенә колак саламы–көрәшне сайлый. “Иң тырыш шәкертләремнең берсе булды ул. Үзеннән күпкә авыррак үсмерләрне дә хәлдән тайдырып бетерә иде”,–ди Рафыйк. Тырышлыгы бушка китми беренче район ярышларында ук өченче урында кала Инсаф. Икенче ярышка тагын да ныграк әзерләнә һәм 40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында район чемпионы булып кала. Шуннан соң призлы урыннардан төшми инде. Республика күләмендә дә таныла башлый.  2010 елда Данил Галиев исемендәге турнирда өченче урынны ала. Казанда яшәп алган чорда якташыбыз, танылган көрәшче, тренер Җәүдәт Хөсәенов залына йөри. Хәзер дә үзе өстендә даими шөгыльләнә, алымнарын чарлый. Соңгы ике елда һәр атна саен Казанга барып классик көрәш легендасы Анатолий Бозиннан күнекмәләр алган.
2011 елдан Инсаф Мөхәммәтҗанов район җыелма командасында. Ике дистәдән артык республика күләм турнирда район данын яклый ул. Һәр ярышта диярлек командага очколар китерә. Тренер буларак та телгә алырлык уңышлары бар икән инде. Ул билләренә сөлге салган  Владислав Лапин республика чемпионы. Кызларны да көрәштерә Инсаф. Сиринә Гафарова, Гөлзирә Кәримуллина малайлардан ким алышмыйлар.
“Сабантуйларда көрәшергә яратам. Мәйданда халык күз алдында алышу бөтенләй башкача. Тамашачылар синең өчен җан атып торганда көч-куәт өстәлгәндәй була,–ди Инсаф. Районыбызның күп кенә авыл Сабантуйларында батыр кала ул. Үз үлчәү авырлыгына район батыр дигән даны да бар.
Узган ел гына 13 Сабан туенда бил алышкан. Шуларның 12 сендә призлы урыннар алган. Күрше тирә район авылларындагы Сабантуйларны да калдырмаска тырыша батырыбыз. Теләченең Тәмте, Бичер, Питрәчнең Янсуар, Кибәч, Арчаның Сикертән авылларында яхшы беләләр Инсафны.
“Теләче көрәшчеләре белән алышырга яратам Алар мәйданга һәрвакыт техник яктан да, физик яктан да яхшы әзерлекле булып чыгалар. Ә көрәшә белмәүчеләр белән алышу кызык түгел”,– ди ул.
Мәйдан, тамашачылар да ярата Инсафны. Бигрәк тә өлкән буын җанатарлар үз итәләр, аркасыннан сөеп киңәшләрен биреп озаталар аны мәйдан түренә. Ел да шулай.
Аның көрәшен үзем дә бик яратып күзәтәм. Ничек сокланмыйсың? Бөтен барлыгы, җаны-тәне белән көрәштә бит ул. Менә ул көндәшен этеп, тартып “йөртә” башлый. Һич кенә дә алым ясарга җай таба алмый тегесе. Һәм кинәт көндәшен борып ала да, әйләндереп җибәрә. Күтәрмәгәндә кебек, ә көндәше табаннарын ялтыратып, гөрселдәп келәмгә килеп төшә. Чиста җиңү!  Рафыйк әйтмешли, Инсафның “коронный приемы” инде бу. 
Келәмдә “авторитетлар” юк Инсафка. Данлыклы көрәшчеләр өчен дә, үзеннән күпкә авырраклар өчен дә “каты чикләвек”. Россия чемпионнары Рәнис Галимуллин, Азат Нурмөхәммәтовларны да җиңгән егет ул безнең Инсаф.  Узган ел бер бәйгедә Раил Нургалиев үзе дә сөлгеләрне билгә бәйләгәч кенә җиңде бит аны.  Күптән түгел Каз. Чаллы Сабантуенда Мамадышның 130 килограмлы пәһлеваны Самат Каюмов белән алышты Инсаф. 60 килограмм аерма! Шулай да бөтен мәйданны шаккатырып, матур алым ясарга җаен таба яшь батыр.
Көрәш белгечләре әйтмешли, әле ачылып кына килә Инсаф. Шулай икән иң зур җиңүләре дә алда әле аның.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса