«Ак Барс»ның баш тренеры Биләлетдиновның язмышы «Салават Юлаев» белән уенның ничек тәмамлануына бәйле.
Аны Валерий Белов алыштырырга мөмкин.
Кайбер чыганакларга караганда, баш тренерны алыштыруга ике як та риза икән. Зиннәтулла Хәйдәрович үзе тренерлык эшчәнлегендә пауза ясарга риза. Ә клуб җитәкчелеге аны идарәче вазифасына билгеләп, үзе әзер булгач кына кире командага кайтару ягында.
Исегезгә төшерәбез: «Ак Барс» - «Салават Юлаев» - 1:2. Киләсе очрашу Казанда 28 февральдә.
http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/13763-bilәletdinovnyi-alyishtyirachaklar?.html
Нет комментариев