Анда Россиянең 6 регионыннан 14 команда составында 115 спортчы катнаша. Бәйгегә, хәтта, Красноярск шәһәреннән килгәннәр. Балык Бистәсе данын исә титуллы спортчылардан торган команда яклый. Аларга уңышлар телик.
Чемпионатта катнашучыларны районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хабибуллин тәбрикләде. Ярышларның нәтиҗәсе белән чираттагы материалларыбыз аша таныштырырбыз. Газетабызда бәйге хакында тулырак язма биреләчәк.
Нет комментариев