Балык Бистәсендә “Татарстан кроссы-2019” массакүләм ярышлары була
Спорт

Балык Бистәсендә “Татарстан кроссы-2019” массакүләм ярышлары була

21 сентябрь көнне районның оешма, предприятие, учреждение хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары катнашында “Татарстан кроссы-2019” массакүләм ярышлары була.

 Әлеге ярышлар сәламәт яшәү рәвешен алга кую һәм халыкны спортка тарту максатында үткәрелә. Ярышта катнашучыларны теркәү 10. 00 сәгатьтә “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексы янында башлана. Старт 11.00 сәгатьтә бирелә. Финиш “Яшьлек” стадионында.

 


Нет комментариев