Балык Бистәсендә   “Ата-аналар кубогы”на хоккей ярышлары булып узды
Спорт

Балык Бистәсендә   “Ата-аналар кубогы”на хоккей ярышлары булып узды

Күптән түгел “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексының боз мәйданчыгында район мәктәпләренең 2001-2002 елгы укучылары арасында  “Ата-аналар кубогы”на хоккей ярышлары булып узды.

Анда 5 команда көч сынашты. Беренче урынны  “Дельфин” командасы алды. Икенче-өченче урыннарны ДЮСШ  һәм Күгәрчен мәктәбе командалары бүлеште. Җиңүчеләргә медальләр, акчалата призлар бирелде. Җиңүче команда шулай ук “Ата-аналар кубогы”на лаек булды.


Нет комментариев