Балык Бистәсе баскетболчылары көч сынашты
Спорт

Балык Бистәсе баскетболчылары көч сынашты

 Балык Бистәсендә “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты булып узды. Анда районыбыз мәктәпләреннән килгән 7 команда көч сынашты.

 Үсмерләр арасында Балык Бистәсе гимназиясе командасы ( тренер Максим Бегунов) җиңеп чыкты. Югары Тегемәнлек (Рафис Минһаҗев), Балык Бистәсе 2 мәктәбе (Владимир Фадейчев) баскетболчылары икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

Кызлар арасында Түбән Тегермәнлек командасы (Илнар Әгзамов) беренчелекне алды. Балыклы Чүкәй кызлары (Илфар Мөхәммәтгалиев) икенче урынга чыктылар.


Нет комментариев