17-19 май көннәрендә Казанның бадминтон үзәгендә Рәсәйнең бадминтон федерациясе беренчелегенә 11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ярышлар булып узды.
Анда Рәсәйнең 15 төбәгеннән 120 яшь спортчы җыйналган иде. Алар арасыннан Татарстан вәкилләре белән беррәттән, безнең районнан да яшь бадминтончылар катнашты. Ахыргы нәтиҗәләр дә сөенерлек. Күгәрчен мәктәбеннән Җәмил Галиуллин (тренеры Марат Хөснетдинов) Әлки районыннан Ралинә Әхмәтова белән парлы разрядта өченче урынга лаек булды.
фотоbump.ru
Нет комментариев