Балык Бистәсе районы командасы спортча ориентлашу буенча ярышларда сынатмады
Спорт

Балык Бистәсе районы командасы спортча ориентлашу буенча ярышларда сынатмады

Күптән түгел Лаеш  районы  Боровое Матюшино поселогында  спортча  ориентлашу буенча ярышлар узды.

  Диләрә Шәрәфиева,  Назиф Зарипов , Алия  Хәкимова    (Балыклы-Чүкәй мәктәбе),  Эльвир Зәһретдинов (Югары Тегермәнлек),  Анастасия Люткова, Риана Шайхутдинова , Владислав Калабанов , Эмиль Хәкимуллин  (Балык Бистәсе 2нче мәктәбе) торган команда     республика спарктакиадасының  2 нче турында  катнаштылар. Балыклы Чүкәй мәктәбеннән Диләрә Шәрәфиева авыл районнары  арасында  3 урын яулады. Балык Бистәсе командасы 4нче урын  алды .

Шул ук команда  Казанның Идел елгасында су   дистанциясендә дә  катнаштылар.

 Укучыларны ярышларга Хәйдәр Зыятдинов, Илһам Габдрахманов   әзерләде.


Нет комментариев