Балыкбистәлеләрнең күкрәгенә - алтын билге
Спорт

Балыкбистәлеләрнең күкрәгенә - алтын билге

Укучыларны һәм яшүсмерләрне массалы рәвештә физкультура- спортка тарту максатыннан узган уку елында ГТО нормативларын тапшыру планы тормышка ашырыла башлады.

Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларыбызның әзерлеге уңай бәя алды. Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең өч укучысы ГТО ны алтын күкрәк билгесенә лаек булырлык итеп тапшырганнар.

Фотосы: smolensk-i.ru


Нет комментариев