Балык Бистәсендә ярыш арты ярыш уза
Спорт

Балык Бистәсендә ярыш арты ярыш уза

"Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләре командалары арасында "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы чемпионаты булып узды.

Беренче урынны тренер Рафис Минһаҗев җитәкчелегендәге Югары Тегермәнлек мәктәбе командасы яулады. Икенче-өченче урыннарны Олы Елга (тренер Наил Нәбиуллин), Балык Бистәсе икенче мәктәбе (Динар Гайниев) баскетболчылары бүлештеләр.

Олы Елга мәктәбеннән Фәннур Фәхретдинов ярышларның иң яхшы уенчысы,Балык Бистәсе икенче мәктәбенән Алексей Захаров-иң яхшы сакчы, Югары Тегермәнлек мәктәбеннән Илмир Кәбиров иң яхшы һөҗүмче булып танылдылар.

Автор Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев