Балык Бистәсендә футбол ярышлары булып узды
Спорт

Балык Бистәсендә футбол ярышлары булып узды

Узган якшәмбе көнне "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2004 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында мини-футбол ярышлары булып узды. Анда барлыгы 8 команда көч сынашты. Ярышта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь футболчылар яхшы әзерлекле, техник яктан оста булуларын күрсәттеләр. "ДЮСШ-1"( тренер Әнәс Пулатов)-беренче, "ДЮСШ-2"(Айназ Заһидуллин) икенче урынны яуладылар. Балаларга белем бирү, сәламәтләндерү үзәге...

Узган якшәмбе көнне "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2004 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында мини-футбол ярышлары булып узды. Анда барлыгы 8 команда көч сынашты. Ярышта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь футболчылар яхшы әзерлекле, техник яктан оста булуларын күрсәттеләр. "ДЮСШ-1"( тренер Әнәс Пулатов)-беренче, "ДЮСШ-2"(Айназ Заһидуллин) икенче урынны яуладылар. Балаларга белем бирү, сәламәтләндерү үзәге командасы ( Айнур Фатыйхов) өченче урынны алды.

Илназ Хамматов (ДЮСШ-2)-иң яхшы капкачы, Илназ Фатихов (ДООПЦ)-иң яхшы сакчы, Руслан Бәдретдинов ("ДЮСШ-1") иң яхшы һөҗүмче булып танылдылар.

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоpoltava365.com


Нет комментариев