Спорт

Балык Бистәсендә футбол ярышлары булып узды

Күптән түгел "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2002- 2003 елгы үсмерләр арасында мини-футбол ярышлары булып узды. Анда барлыгы 10 команда көч сынашты. Ярышта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь футболчылар яхшы әзерлекле, техник яктан оста булуларын күрсәттеләр. Тренер Әнәс Пулатов җитәкчелегендәге "ДЮСШ-1" -беренче, "ДЮСШ-2" икенче урынны яуладылар. Котлы Бөкәш мәктәбе командасы ( Б....

Күптән түгел "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2002- 2003 елгы үсмерләр арасында мини-футбол ярышлары булып узды. Анда барлыгы 10 команда көч сынашты. Ярышта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь футболчылар яхшы әзерлекле, техник яктан оста булуларын күрсәттеләр. Тренер Әнәс Пулатов җитәкчелегендәге "ДЮСШ-1" -беренче, "ДЮСШ-2" икенче урынны яуладылар. Котлы Бөкәш мәктәбе командасы ( Б. Каюмов) өченче урынны алды.

Адель Мифтахов (ДЮСШ)-иң яхшы капкачы, Алмаз Каримов (К.Букаш)-иң яхшы сакчы, Данил Нәгыймов ("ДЮСШ) иң яхшы һөҗүмче булып танылдылар.

Автор Илгиз Җамалиев.

фотолар автордан.


Нет комментариев