Балык Бистәсе яшь спортчылары янәдән призлы урында
Спорт

Балык Бистәсе яшь спортчылары янәдән призлы урында

6 - 8 гыйнвар көннәрендә Казанның «Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә» өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» дип аталган ачык турнир булып узды.

Анда безнең районнан балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәге педагогы Александр Гурьянычев җитәкчелегендәге команда (Балык Бистәсе беренче гимназиясеннән Кирилл Пигалев, Гүзәл Сөнгатуллина, Ямаш мәктәбеннән Әмир Баһавиев) катнашты. Кирилл бу турнирда да уңышлы чыгыш ясады. Авыл районнары спортчылары арасында икенче урын алуга иреште .

Нет комментариев