Балык Бистәсе укучылары пионербол уйнадылар
Спорт

Балык Бистәсе укучылары пионербол уйнадылар

Балачакта бу мавыкыргыч уенны кайсыбыз гына яратып уйнамады икән. Соңгы вакытта ул бераз онытылып торган иде кебек. Ә менә Балаларга белем бирү, сәламәтләндерү үзәге ( ДООПЦ) тренер-укытучылары аны яңартып җибәрергә булганнар.

Күптән түгел алар "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!" Бөтенроссия спорт комплексы кысаларында, Балык Бистәсе район оешуның 90 еллыгына багышлап 5-6 сыйныф укучылары арасында пионербол буенча ярышлар оештырдылар. Ә призларын "Фортуна" автомобиль группасы әзерләгән.

Ярышларда барлыгы 11 мәктәп командасы катнашты.

Балык Бистәсе 2 мәктәбе командалары беренче, икенче урыннарны бүлештеләр. Өченче урынны гимназиялеләр алды.

Автор Илгиз Җәмәлиев.

Фотоuch.znate.ru


Нет комментариев