Балык Бистәсе районында яшь бадминтончылар арасында  ярышлар узды
Спорт

Балык Бистәсе районында яшь бадминтончылар арасында ярышлар узды

Һәрвакыттагыча бадминтон буенча шәхси беренчелек ярышлары кызыклы узды.

Ике көн дәвамында барган турнирда 2007-2008, 2005-2006, 2003-2004 елгы үсмерләр һәм кызлар районның иң көчле бадминтончыларын ачыкладылар. Барлыгы 10 мәктәптән 86 яшь спортчы катнашты ярышларда.
Күгәрчен мәктәбеннән Рәмис Нәбиуллин, Чулпан Муллаәхмәтова ( тренер Марат Хөснетдинов), Балык бистәсе 2 мәктәбеннән Әдилә Хәлилова, Бәтке мәктәбеннән Ранил Сөләйманов (тренер Рәис Хәлилов), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Айнур Мәгыйзов (Динар Гайниев), Балык Бистәсе гимназиясеннән Анастасия Ляпахина (Андрей Смолин) үз яшь категорияләрендә җиңү яуладылар.
Әдилә Хәлилова-"Иң яшь катнашучы», Салават Сабиров (Биектау) «Жиңүгә омтылыш өчен" призларына лаек булдылалар.

Нет комментариев