Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында  тренер Булат Каюмов призларына 35 яшьтән өлкәнрәк ир–егетләрдән торган командалар арасында хоккей ярышлары  узды.
Спорт

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында тренер Булат Каюмов призларына 35 яшьтән өлкәнрәк ир–егетләрдән торган командалар арасында хоккей ярышлары узды.

Котлы Бөкәштә тренер Булат Каюмов призларына 35 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләрдән торган командалар арасында хоккей ярышлары булып узды. Яшьләрдән уздырып алка куып йөрүче егетләрне ветераннар дип атарга тел әйләнми инде.

Берсеннән -берсе киеренке, кызу уеннарда Күгәрчен командасы җиңүгә иреште. Боз хуҗалары-котлыбөкәшлеләр икенче урынны алдылар. Балык бистәсе командасы өченче урында калды.

Күгәрчен командасы уенчылары Илдар Динмөхәммәтов турнирның -иң яхшы уенчысы, Инсаф Иминов иң яхшы капкачысы дип танылдылар. Балык бистәсе командасыннан Әнәс Пулатов иң яхшы һөҗүмче исеменә лаек булды. Ул көндәшләре капкасына 6 алка кертүгә иреште. Котлы Бөкәштән Самат Әскаров иң яхшы бомбардир исемен алды.

Илгиз Җамалиев.

Фотоrisovach.ru


Нет комментариев