Балык Бистәсе районы Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Набиуллин истәлегенә багышланган районара татарча көрәш ярышы  булды
Спорт

Балык Бистәсе районы Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Набиуллин истәлегенә багышланган районара татарча көрәш ярышы булды

Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы Ветераны Фәйзрахман Набиуллин истәлегенә багышланган районара татарча көрәш ярышы булды. Анда 2001 елгы һәм яшьрәк үсмерләр көч сынашты.Җиденче мәртәбә үткәрелә торган турнирның офыклары елдан-ел киңәя. Быел ярышка Биектау, Байлар Сабасы, Теләче, Яшел Үзән районнарыннан да командалар килгән иде. Райондашларыбыз Айрат Әхмәтҗанов, Анатолий...

Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы Ветераны Фәйзрахман Набиуллин истәлегенә багышланган районара татарча көрәш ярышы булды. Анда 2001 елгы һәм яшьрәк үсмерләр көч сынашты.Җиденче мәртәбә үткәрелә торган турнирның офыклары елдан-ел киңәя. Быел ярышка Биектау, Байлар Сабасы, Теләче, Яшел Үзән районнарыннан да командалар килгән иде.

Райондашларыбыз Айрат Әхмәтҗанов, Анатолий Моисеев, Нияз Гыйлемҗанов үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Ә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Биектаулылар-икенче, яшелүзәнлеләр өченче урыннары алдылар.

Җиңүчеләргә ветеранның оныгы,эшмәкәр Рөстәм Нәбиуллин әзерләгән призлар, медальләр тапшырылды.

Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев